Шаршадыда ифтар ашы узды

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Рамазан аеның беренче көнендә Шаршады мәчетенә мөселман кардәшләребез ифтар ашына җыелдылар.

Авыл имам-хатыйбы Ришат хәзрәт Латыйпов вәгазь укыды. Аннан Гөлзар абыстай Хәбирова һәм Айсылу Әхмәтшина рамазан аена багышлап мөнәҗәтләр башкардылар. Авыз ачкач, бергәләп ахшам намазы укыдылар. Ифтар ашыннан соң ястү намазына бастылар. Ир-егетләр иман йортында тәрәвих намазы да укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International