Үтәгән авылында 9 Майга багышланган митингны зур оешканлык белән уздырдылар

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

8 май көнне Үтәгән авылында 9 Майга багышланган митинг булды.

Авыл халкын олы бәйрәм белән район башлыгы Валерий Макаров исеменнән аның урынбасары Ришат Нурисламов тәбрикләде. Авыл җирлеге башлыгы Илдус Гафаров та үтәгәнлеләргә имин тормыш, сәламәтлек теләде. Сугышта катнашкан батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Мәктәп укучылары, авыл халкы “Үлемсез полк“ акциясенә дә бик теләп кушылды. Сугышта һәлак булган батырлар хөрмәтенә куелган обелискка веноклар салынды.

Сугыш турындагы җырлар, биюләр башкарылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International