Исәнбайда узган митинг күңел кылларын тибрәтерлек булды

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

8нче май көнне Исәнбай авылы халкын 9 Майга багышланган митингка дәштеләр.

Кызганычка каршы, бу авылда да бер генә сугыш ветераны да юк инде. Җитәкчеләр, мәктәп укучылары, педагоглар, авыл халкы иң башта “Үлемсез полк“ акциясендә катнаштылар. Авыл халкын бәйрәм белән район башлыгы исеменнән район Советы депутаты Илфат Ямалиев котлады. Авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев, башка оешма-предприятие җитәкчеләре дә иң матур теләкләрен җиткерделәр.

Аннан мәктәп укучылары, авыл үзешчәннәре бәйрәм концерты тәкъдим иттеләр. Митингка җыелган тыл ветераннары “без күргәнне сезгә күрергә язмасын, балакайлар, ил-көннәребез тыныч булсын“ дип теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International