Изге Рамазан аена багышлап

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Мәчетләрдән азан ишетелә, Рамазанның тәүге азаны.

Ак әбиләр җыелып тәсбих тарта, 
Күрербез, дип, Ходай язганны... 


Әбиләрнең яулыклары ап-ак, 
Ак намазлык алар алдында... 
Бар җиһанны назлый кояш, 
Тынып калган хәтта җилләр дә.

 
Изге айның гүзәл бизәге ул – 
Таңнан торып сәхәр ашаулар. 
Намазыңның берсен калдырмыйча 
Җыелышып авыз ачулар.

 
Изге айның һәрбер азаны да 
Игелеккә безне чакыра.
Иминлекләр теләп туган җиргә 
Ак әбиләр тәсбих тарталар...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International