Быел чираттагы озын яллар ноябрьдә була. Бу турыда Россия Хезмәте министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
"Киләсе озын яллар ноябрь аенда Россия халыклары бердәмлеге көне уңаеннан була. 2-4 ноябрь ял көне дип игълан ителгән", диелгән бу хәбәрдә.
Россия көне уңаеннан, 12 июньдә бер көн ял була.