2019 нчы елның 8 нче маенда Девәтернә авыл җирлегенә кергән авылларда Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан митинглар булып узды. Тыл ветераннарын, тол калган апаларны, сугыш чоры балаларын авыл җирлеге Башлыгы, мәктәп директоры котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Девәтернә, Нарат, Гали авылларында батырлар хөрмәтенә куелган һәйкәлләргә веноклар салынды. Укучылар тарафыннан әзерләнгән концертттан соң, бәйрәм уңаеннан тыл ветераннарына, әфганчыларга, Чечняда хезмәт иткән авылдашларга авыл җирлеге исеменнән күчтәнәчләр тапшырылды.