9 май - ул өлкән буынның кан-күз яшьләре, ачлык-ялангачлык аша табылган, үтә кыйммәткә төшкән Җиңү көне. Бу сагышлы бәйрәм, яшь аралаш сөенә торган көн. Шушы уңайдан Шаршады авылы җирлегендә түбәндәге бәйрәм чаралары булып узды: “Үлемсез полк” акциясендә катнаштык,мәктәп укучылары тарафыннан “Митинг” оештырылды, тынычлык төсе булган ак шарлар күккә очыртылды,тыл ветераннары, авылдашлар өчен бәйрәм концерты күрсәтелде, һәйкәлләргә веноклар куелды.