ГХАТ бүлеге мәгълүматларына караганда, апрель аенда Әгерҗе районында 26 бала туган: 18 малай һәм 8 кыз.
Районның 38 кешесе вафат булды. 9 пар никахларын теркәде, 12 пар аерылышты.
Узган елның шул ук чорында 19 бала дөньяга килгән, 39 кеше үлгән, җиде пар никахларын рәсмиләштергән, шуның кадәр үк аерылышкан.