Экскурсия тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы И.В. Гоголева җитәкчелегендә 5 "Б" сыйныфы укучылары өчен үткәрелде.
Үсеп килүче гармонияле шәхес тәрбияләү туган як тарихын белүдән башка мөмкин түгел.Шуңа күрә укучыларны Кече Ватан тарихы белән таныштырырга, шәһәрнең истәлекле урыннары буенча экскурсияләргә барырга кирәк. Өстәвенә, узган ел безнең шәһәргә 80 яшь тулды, ә быел Әгерҗе станциясе 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.
Укучылар шәһәрнең истәлекле урыннары буйлап экскурсия ясадылар: В. И. Ленин һәйкәле, В. М. Азин бюсты, М. В. Ометов стеласы.
Экскурсия ахырында укучылар нәтиҗә ясадылар: һәр гражданин үзенең кече Ватаны тарихын белергә, тарихи һәйкәлләрне һәм шәһәр геройларын белергә тиеш.