Әгерҗе халык ансамбле иң яхшылар рәтендә

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Саратовта "Мәдәният" милли проекты кысаларында узучы һәвәскәр иҗат коллективлары Бөтенроссия фестиваль-конкурсының төбәк этабы тәмамланды. Идел буе һәм Урал федераль округларының 19 регионыннан иң яхшы 60 иҗат коллективы (900 дән артык катнашучы) үз сәнгатен күрсәтте.

Татарстан Республикасыннан Әгерҗе шәһәренең "Көмеш телле гармун" гармунчылар үзешчән халык ансамбле катнашты.

Ансамбль икенче дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды. Шулай ук бәйге дәвамында тамашачы тавыш бирүе дә узды, анда гармунчылар халык ансамбле җиңүче булды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International