Әгерҗегә Горький тимер юл начальнигы килде

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Бүген Әгерҗегә Горький тимер юл начальнигы Анатолий Лесун эшлекле сәфәр кылды.

Анатолий Лесунны һәм Горький тимер юлының Ижау төбәге буенча начальник урынбасары Александр Лапшинны Әгерҗе тимер юл вокзалында район башлыгы Валерий Макаров, вокзал начальнигы Евгений Бареков каршы алдылар.

Делегация вәкилләре башта вокзал алды мәйданында урнашкан ял паркында булдылар. Аннан Ометов һәм үзәк урамнар буйлап уздылар, “Радуга талантов” балалар иҗаты йортында, “Олимп” спорт комплексында, стадионда булдылар, “Яшьлек” паркын карадылар. Соңгы тукталыш район үзәк хастаханәсенең поликлиника янындагы мәйданында булды. Нәкъ биредә киләчәктә музей төзү планлаштырыла. Әлеге бинада тимер юл музее да урын алачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International