14 кадет өчен бу – истәлекле чыгарылыш. Чөнки быелгы кадет сыйныфы – унынчы чыгарылыш.
Егет-кызларга кадет сыйныфын тәмамлаулары турында таныклык тапшырдылар. 100 еллык тарихы булган мәктәптә белем алган бу укучылар хәрби-эстетик юнәлеш буенча белем һәм тәрбия алдылар.