Бүгеннән имтиханнар башлана

2019 елның 24 мае, җомга

Бүген, 24 майда, 9 сыйныфны тәмамлаучылар сайлап алу фәне булган инглиз теленнән төп дәүләт имтиханы тапшыралар. Аны районда 14 укучы бирә. Имтихан тапшыру пункты – 3нче мәктәп.

Тугызынчылар өчен мәҗбүри имтиханнар 28 майда – рус теленнән, 6 июньдә – математикадан. Аларны 315 укучы тапшыра.

Быел районда 11 сыйныфны 92 укучы тәмамлый. Алар өчен бердәм дәүләт имтиханы 27 майда башлана. Бу көнне география һәм рус әдәбияты фәннәрен сайлаган укучылар Чаллыга баралар.

Мәҗбүри имтиханнар 29 майда – математика, 3 июньдә рус теленнән уза. БДИны уздыру пункты – 2нче мәктәп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International