Әгерҗедә балалар сәнгать мәктәбенең отчет концерты узды

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Район мәдәният сараенда Концерт тәрбияләнүчеләрнең һәм аларның укытучыларының иҗади тормышы турында матур күзаллау бирде.

Мәдәният сарае фойесында рәсем сәнгате белән шөгыльләнүче балаларның иҗади эшләре тәкъдим ителде.

Ә концерт залында гитарачылар, скрипкачылар, домристлар, баянчылар, кашыккарей ансамбльләре тамашачылар алдында бер-бер артлы имтихан тотты һәм көчле алкышларга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International