27 май – Бөтенроссия китапханәчеләр көне.
Район башлыгы Валерий Макаров һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев китапханәчеләрне котлап “китапханә – гыйлем хәзинәсе, кешелек ачышларының чыганагы, җәмгыять үсешенең аерылгысыз өлеше. Әлеге системада зыялы, һөнәренә тугрылыклы хезмәткәрләр эшли. Сезгә яңа иҗади ачышлар, нык сәламәтлек, бәхет телибез“, дигән теләкләрен юллыйлар.