Синоптиклар фаразлавынча, алдагы көннәрдә безнең якларда җылы һава торышы урнаша.
Бүген синоптиклар кыска вакытлы яңгыр, вакыты белән көчле җил вәгъдә итә. Ә температурага килгәндә, көндезге сәгатьләрдә 17-22, төнлә 15-18 градус җылы.
Синоптиклар атна буе шушындый җылы һава торышы вәгъдә итәләр. Ә менә явымнар күзәтелмәячәк.