Ике еллык тәнәфестән соң республикакүләм ифтар ашы без, мөселманнарны, янә “Казан-Арена” стадионына кабул итте.
Ифтарга кадәр без Казан буйлап сәяхәт кылдык, Кол Шәриф мәчетендә булдык. “Казан-Арена”да исә ахшам намазы вакыты кергәнче Коръән аятьләре, мөнәҗәтләр тыңладык. Кояш баю һәм авыз ачу вакыты җитү белән футбол кырында Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә ахшам намазын укыдык. Аннары табын янына уздык.
Ифтардан соң Гаилә мәчетенә бардык, анда ястү, тәравих намазларын укыдык. Сәхәр ашап, кайтыр юлга кузгалдык. Кайтканда Мамадышта мәчеткә туктап, иртәнге намазыбызны укыдык. Изге сәфәрдән барлык кардәшләребез дә бик канәгать калды.
Габелкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин, район имам-мөхтәсибе.