Китапханәчеләр бәйрәм итте

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Бүген, 27 майда, Китапханәчеләр көне.

Шул уңайдан районыбыз китапханәчеләре өчен Әгерҗенең "Дуслык" кафесында бәйрәм чарасы узды.

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Эльмира Капилова хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлап, иң матур теләкләрен җиткерде.

  • Һәр хезмәткәр бай китап фондын саклап калу, укучыларның санын арттыру юнәлешендә игелекле эш башкара. Шуның өчен бәйрәм көнендә ихлас рәхмәт сүзләре кабул итеп алыгыз, – диде ул.

 

Чара төрле уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Быел юбилейларын билгеләп үтүче хезмәттәшләрен котлап, иң матур  теләкләрен җиткерделәр китапханәчеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International