WorldSkills Russia чемпионатында иң актив катнашкан уку йортлары билгеле булды

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Беренче урында баручы уку йорты Татарстанга 19 медаль китерде.

"Яшь профессионаллар" VII илкүләм чемпионатында иң нәтиҗәле әзерлек күрсәткән уку йортлары исемлеге мәгълүм булды. Аларны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бүген ТР министрлар кабинетында узган брифингта атап узды.

Рафис Борһанов сүзләренчә, иң күп медальләр яулаган уку йорты Казан Мәгълүмат технологияләре техникумының Төбәкара компетенцияләр үзәге. Аның хисабында 19 медаль. Икенче урында Казан авиация институтының Инженерия лицее 13 медале белән тора. Казан сәүдә һәм икътисад техникумы һәм Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте икесе дә 9 медаль яулады. Әлмәт политехник көллияте хисабында 8 һәм Казан медицина көллиятендә 7 медаль.

"Җиденче илкүләм чемпионат җиңүчеләре Россиянең киңәйтелгән җыелма командасына керәчәкләр һәм 2021 елда Шанхайда узачак WorldSkills чемпионатында катнашырга мөмкинлек алачаклар. Шулай ук алар 2022 елда Санкт-Петербургта EuroSkills Европа чемпионатында катнашачак", - диде Рафис Борһанов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International