Кичә Әгерҗе районының 51 чыгарылыш сыйныф укучысы математика буенча имтихан тапшырды.
Математика буенча имтиханның база дәрәҗәсе 11 июньдә, ә профильдәгеләр 12 июньдә билгеле булачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары балларын мәктәптә дә, махсус Интернет-ресурста да белә алачаклар. Канәгатьләнерлек булмаган билге алган очракта укучылар имтиханны резерв срокларына кабат тапшырырга хокуклы. 2019 елдан мәктәп укучылары имтихан өчен алачак баллар аттестат алганда роль уйнаячак. "Отличникларга» 70тән дә ким булмаган балл җыярга кирәк.
Укучылар өчен тагын бер сынау — химия һәм тарих фәннәре буенча БДИ булачак. Имтихан 31 майда булачак.