Татарстанга 33 градуслы эссе килә

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанда антициклон йогынтысы белән эссе һава торышы урнашачак. Яңгырлар һәм җил көчәюе көтелми. Һава температурасы якын көннәрдә +21-+26 градус тәшкил итәчәк.

Төнлә шулай да салкынайта әле. Кояш баегач һава температусы +8 - +13 градус булачак.    Җылы һава килүе инде сишәмбедә үк сизелә башлады. 29 майда җылы фронт үз позицияләрен ныгытачак. +   Татарстанның гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, атна ахырына һава +33 градуска кадәр җылыначак. Эссе һава торышы ялларда да сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International