Изге айның өченче ункөнлеге – тәмуг утыннан котылу көннәре. Кем дә кем шул көннәрне тәкъвалык белән ихлас гыйбадәттә үткәрсә, аның җәһәннәм утына керүгә сәбәпче булган гөнаһлары ярлыканыр. Мөселманнар өчен шунысы да бик мөһим: Рамазанның ахыргы ункөнлегенә мең айдан да хәерлерәк булган Кадер кичәсе туры килә.