Сабантуйга санаулы көннәр калып бара

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Район оешма-предприятие җитәкчеләре катнашындагы чираттагы планерка тиздән Сабантуй узачак Ипподром мәйданында булды.

Район башлыгы Валерий Макаров халкыбызның милли бәйрәме – сабантуй узарга санаулы гына көннәр калып баруын искәртеп, җитәкчеләр алдында торган мөһим бурычларга тукталды.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә быел республикабызда Сабантуй уздыру көннәре итеп 8-9 июнь билгеләнде. Авылларда милли бәйрәмебез 8 июньдә, ә Әгерҗедә 9ында узачак.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International