Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин праймеризта халык активлыгы артуын билгеләп узды. Бу хакта ул бүген парламентның Президиум утырышында әйтте.
“Бердәм Россия” линиясе буенча башлангыч тавыш бирү төгәлләнде, кичә нәтиҗәләр ясалды, исемлекләр басылып чыкты. Без халык активлыгының үсешен күрдек. 2016 елда Дәүләт Думасы депутатлары буенча явка 1 процент булса, быел барлык теркәлгән сайлаучыларның 13,6 проценты башлангыч тавыш бирүгә кызыксына күрсәткән”, - диде Мөхәммәтшин.
Аның сүзләренчә, башка сәяси партия вәкилләре дә моның мөһимлеген, кирәклеген әйтә. “Без дә шул хакта уйлыйбыз”, диләр”, – ди ул.
“Бердәм Россия” сайлау кампаниясен рәсми рәвештә игълан ителгән сайлауларга кадәр өч ай алдан башлады. Бу халык белән элемтә, иң мөһиме, депутатлыкка кандидатлар белән халыкны борчыган проблемаларны өйрәнүнең әйбәт формасы”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.