Әлфия Когогина: Worldskills, рәхим итегез!

2019 елның 31 мае, җомга

30 майда Дәүләт Думасы өченче укылышта Worldskills International югары класслы чит ил белгечләре өчен Россиядә эш тәртибен гадиләштерүче закон кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина кертелә торган үзгәрешләрне шәрехләде:
"22-27 август көннәрендә Татарстаным һөнәри осталык буенча Worldskills дөнья чемпионатын кабул итә.
Бүген кабул ителгән закон проекты Россия территориясендә «Worldskills International» халыкара оешмаларыннан югары класслы чит ил белгечләрен, милли җыелма командаларның укытучыларын һәм тренерларын җәлеп итү һәм хезмәт эшчәнлеген башкаруның гадиләштерелгән тәртибен билгели: чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итүгә һәм куллануга рөхсәт алу таләп ителми, чит ил гражданнарына эшкә яисә патент алырга кирәкми».
"Worldskills International" халыкара хәрәкәте эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүгә, башлангыч һөнәри юнәлеш бирүгә һәм һөнәри белем бирүне үстерүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International