1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә “Радуга талантов” балалар иҗаты йортында “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе кысаларында 1 сыйныфка баручылар өчен бәйрәм оештырылды.
Әгерҗе балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр бакчага йөрү дәверендә нәрсәләргә өйрәнгәннәрен тамашачылар хозурына тәкъдим иттеләр. Чыгышлардан күренгәнчә, алар бакчада вакытларын бушка уздырмаганнар: менә дигән итеп җырлыйлар, бииләр, физкультура күнегүләре ясыйлар, сорауларга төпле итеп җавап бирәләр. Димәк, алар мәктәпкә барырга әзер.
“Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе дә нәкъ менә быел мәктәпкә баручы укучыларга ярдәм күрсәтүгә тәгаенләнгән.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча полиция бүлеге начальнигы Айнур Вәлиев та булачак укучыларны бәйрәм белән котлап, матур теләкләр җиткерде.
Исегезгә төшерәбез, “Мәктәпкә җыенырга булыш” проекты республика Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси күзәтүе астында гамәлгә ашырыла.Әлеге игелекле проектка ел саен безнең район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре дә дә актив кушыла.