Игътибар: Әгерҗедә Сабантуйга бүләк җыялар

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Иң яратып, көтеп алган милли бәйрәмебез – Сабантуй алдыннан Әгерҗе урамнарында җигелгән атларга утырып, тирә-якны гармун моңарына күмеп килүчеләрне күрсәгез, гаҗәпләнмәгез – бүләк җыючылар булырлар алар.

Мәдәният хезмәкәрләреннән торган өч төркем Сабантуй бүләкләрен 3, 5 июньдә кичке сәгать 5тән соң җыярга планлаштыра. Ә урамнар түбәндәгечә бүленгән:

3 июньдә: Агрызская, Татарстан, Красная, М.Җәлил, Восточная, Яшьләр, Т.Гыйззәт, Партизанская, Пугачев, Ленин, Киров, Набережная, Тукай, Азиатская, Шаралапов, Кунгуров, Казанская, Кече Амур, Заводская, Вахитов, Толстой урамнары.

5 июньдә: Калинин, Чехов, Г.Камал, Димитров, Островский, Чапаев, М.Горький, Гагарин, Красноармейская, Колхозная, Крестьянская, К.Маркс урамнары, Нариманов урамы һәм тыкрыгы.

Мәдәният хезмәткәрләрен Сабан туена бүләк биреп сөендергәннән соң, аларга кушылып рәхәтләнеп җырлап-биеп тә алаласыз, хөрмәтле шәһәрдәшләребез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International