Хөрмәтле әгерҗелеләр, Ураза гаете көне котлы булсын!
Бу көн үзе белән һәр күңелгә чистарыну, яңару һәм изгелек алып килде. Бер ай дәвамында мөселманнар ураза тоттылар, саваплы гамәлләр кылдылар, бергәләп ифтар ашлары уздырдылар.
Изге бәйрәм һәр йортка бәхет һәм иминлек алып килсен, тоткан уразаларыгыз кабул булсын.
Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.
Ххх
Протоиерей Андрей атакай ЕХЛАКОВ районыбыз мөселманнарын изге Ураза гаете белән котлап, дус-тату яшәүне, һәр гаиләнең имин, ил-көннәребезнең тыныч булуын тели.