Тирсә авылында Сабан туена бүләк җыю – күптәннән килә торган матур традиция.
Милли киемнәрдәге кызлар-малайлар, гармунчылар, җырчы-биючеләр белән бергәләп җыйдылар аны мәдәният хезмәткәрләре. Авыл халкын биетеп, җырлатып, бик күңелле, истә калырлык итеп оештырдылар аны. Иң мөһиме, бүләк җыйганда урам буйлап бизәлгән машина йөрүе булгандыр.