Кичкетаңда Сабан туена килен бүләге дә биргәннәр

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Кичкетаң Мәдәният йорты мөдире Эльмира Җиһангәрәева һәм китапханәче Әлфинә Төхбәтова, элеккедән калган матур традиция буенча, быел да авыл урамнары буйлап күңелле итеп бәйрәм бүләге җыюны оештырдылар. 

Малайлар гармун тарттылар, кызлар биеп-җырладылар. Әлеге күңелле мизгелләргә авыл халкы да ямь өстәде. Бүләкләр арасында төрлесе бар иде. Хәтта килен бүләге тапшыручы да булган. Анысы быел гаилә корган Ранис-Рузилә Сәләховларныкы. Баганага менүчегә юрган тапшырганнар алар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International