Тикшерү комитеты Әгерҗедә кызларга бәйләнгән Удмуртия кешесе корбаннарын эзли

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Балалар ир-ат эзеннән барып, аның машина номерын язып алганнар һәм полициягә хәбәр иткәннәр.

Тикшерү комитеты Әгерҗе урман паркында кызларга бәйләнгән Удмуртия кешесе корбаннарын эзли. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Тикшерүчеләр фаразы буенча, узган атнада якшәмбе көнне Әгерҗегә килгән 31 яшьлек ир-ат 14 һәм 12 яшьлек ике кызны урман посадкасында каршы ала һәм алардан үзен телефонга фотога төшерүләрен сорый. Шул вакытта ул бозык гамәлләр кыла башлый, кызлар телефонны ташлап качып китә», – дип сөйләде Шептицкий.

Шул ук көнне бу кызлар янә таныш булмаган кешене күрә һәм аның артыннан күзәтергә карар итә. Нәтиҗәдә, балалар аның машина номерын истә калдыра һәм аның турында полициягә хәбәр итә. Ике көннән соң ирне Удмуртиядә тоткарлыйлар, ә аның телефонында вакыйга урыныннан язмалар табып алалар.

Татарстанда әлеге факт нигезендә «Бозык гамәлләр» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

Тикшерүчеләр барлык шартларны да өйрәнәләр. Шулай ук ир-атның шундый ук җинаятьләргә катнашы булу ихтималы турындагы белешмәләре булган гражданнарның хокук саклау органнарына 8 (85551) 2-25-41; 8 (85551) 2-51-03 телефоннары аша мөрәҗәгать итүләре сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International