Узган айда Әгерҗе районында малайлар күбрәк туган

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Май аенда районда 20 сабый дөньяга килгән. 12 гаиләдә – малай, сигезендә кыз тууны бәйрәм иткәннәр.

Узган елның шул чорында да шуның кадәр үк сабый туган. Әмма кызлар – унбиш, малайлар бишәү булган.

Узган айда 41 райондашыбыз (узган ел – 52) вафат. Ике пар никахын рәсмиләштергән, алты пар аерылышкан. 2018дә өйләнешүчеләр – дүрт, аерылышучылар тугыз пар булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International