Сабантуйның кызыклы мизгелләрен фотога төшер һәм редакциягә юлла

2019 елның 7 июне, җомга

Сабан туе – ул күңелле ярышлары, җыр-биюләре, матур күренешләре белән истә кала торган иң мавыктыргыч бәйрәмнәрнең берсе.

Милли бәйрәмне тагын да истә калдыру өчен без сезне “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы игълан иткән “Сабан туеның күңелле мизгелләре“ фотолар рубрикасында катнашырга чакырабыз. Моның өчен бәйрәмдә ярышларның, бәйрәмнең иң кызык, күңелле өлешләрен фотога төшерергә кирәк. Без әлеге фотолардан иң-иңнәрен сайлап 14 июньдә газетабыз битләренә урнаштырабыз.

Фотосурәтләрне һәр авыл җирлегеннән көтәбез! Аларны безгә 12 июньгә кадәр agr-vesti@mail.ru электрон почтасына юллагыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International