“Хөрмәтле халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләрен, әлеге тармак ветераннарын Социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйбыз.
Кеше хәленә керә белүче сабыр шәфкать ияләренә социаль яклауга мохтаҗларга авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм иткәннәре, аларда үз-үзләренә ышаныч уятканнары, ялгызларга терәк булганнары өчен рәхмәт белдереп, сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы телибез“ диелә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район башлыгы Валерий МАКАРОВ һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ юллаган котлауда.