Халыкны инде күптәннән “быелгы Сабан туена нинди артистлар килә икән?” дигән сорау кызыксындыруы сер түгел.
Сөенеп хәбәр итәбез: районыбыз Сабан туена татар эстрадасы артистлары Эльвира Хамматова, Әлфинә Әзһәмова, Альбина Апанаева, Илшат Вәлиев, Илдар Әхмәтов, “Сәйдәш“ бию төркеме килүе көтелә. Алып баручы – Раил Рамазанов. Районыбыз иҗат коллективлары да җәйнең иң матур бәйрәменә сез яраткан чыгышларны әзерлиләр.