Әгерҗе Сабан туенда кунакларны татар, рус, удмурт, мари мәйданчыкларында каршы алдылар + ФОТО

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Сабантуй булачак урынга килеп иртүк кулларында балта-пычкы уйнатып “өйләрне“ бизәгән алтын куллы ир-егетләр, коймак, коман менла, перепеч, өчпочмак һәм башка милли ризыкларны әзерләгән уңган гүзәл затларыбыз район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге Казаннан, Удмуртиядән килгән дәрәҗәле кунакларны татар, рус, удмурт, мари мәйданчыкларында дәртле җыр-биюләр, табын тулы сый-нигъмәт белән каршы алдылар.

Биредә районыбызда яшәүче төрле милләт халыкларының дуслыгы да, кунакчыллыгы да, сәхнәгә гашыйклыгы да ачык күренде. Яраткан көйләребез яңгыраганда биемичә түзеп буламы соң?! Әнә, кунаклар да тыпырдап биеп киттеләр, шушы мәйданчыкларны оештыруда башлап йөргән авыл җирлекләре башлыклары да кайсы кулына гармун алды, кайберәүләр җырга кушылды, биючеләр дә күп булды. Милли бизәкләр, борынгы йолалар чагылыш тапкан әлеге мәйданчыкларда көне буе җыр-бию тынып тормады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International