Яңавыл Мәдәният йорты хезмәткәрләре Россия көнендә югары сыйныфларда укучылар һәм авыл яшьләре өчен “Зур йортыбыз – Россия“ дип исемләнгән чара уздырдылар.
Бу кичтә алар табигать кочагында тормышыбыз проблемаларына карата әңгәмә оештырдылар, яшьләрне борчыган сорауларга җаваплар эзләделәр. Учак янында күмәк җырлар башкардылар.