Ә тугызынчылар бүген соңгы фәннәрдән сынау тапшыра.
Унберенчеләр өчен бердәм дәүләт имтиханнары артта калды.
Кичә алар сайлап алу фәннәре буенча информатика һәм биологиядән соңгы сынау тапшырдылар.
Бүген – тугызынчылар өчен дә соңгы имтихан. 73 укучы – географиядән, өчәү тарихтан белемнәрен сыныйлар.