Әгерҗедә быел да инициатив төркем шәһәрнең җәяүлеләр йөри торган юллардагы проблемалы участокларын асфальтлау белән шөгыльләнә.
Әлеге төркем район һәм шәһәр хакимияте җитәкчеләреннән һәм яшьләр вәкилләреннән тупланган. Бу төркем узган атнада Салагышта булды. Алар Салагыш мәктәбе алдына асфальт түшәделәр.