Пирог камыры әзерләүнең җайлы һәм аз чыгымлы ысулы

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Кукмарадан Алия Әхмәтова камыр куюның бик җайлы ысулын тәкъдим итә:

  • Бәлеш, пироглар өчен камыр әзерләүнең бик җайлы һәм аз чыгымлы ысулы белән уртаклашасым килә. Ярты стакан сыек май, бер стакан су, ярты чәй калагы коры чүпрә, бераз тоз салып, йомшак камыр басасы. Кабартып тормыйча, шунда ук кулланырга була. Әче камыр кирәк булганда, кабартырга куярга мөмкин. Ашларыгыз тәмле булсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International