Солы кесәле организм өчен бик файдалы

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Бу – тәмле, файдалы, туклыклы ризык

Солы кесәле калын һәм нечкә эчәклекне бик шәп чистарта, 100 г "Геркулес"ны, 1,5 стакан кайнаган җылы суга салып, болгатыгыз һәм томалап куегыз. 1 тәүлектән соң марля аша сөзегез. Барлыкка килгән солы сөтенә кара икмәк катысы салып, 1 тәүлеккә җылы урынга куегыз. Аннан соң болгата-болгата кайнатыгыз (куе массага әйләнгәнче). Кайнар килеш тирән тәлинкәләргә бүлеп суытыгыз. Әзер кәсәлне кисәкләргә бүлгәләп, үсемлек маенда кыздырылган суган белән ашагыз. Бу – тәмле, файдалы, туклыклы ризык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International