Егерме биш градуска кадәр җылыта

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Республикада урыны белән кабат яңгыр явачак.

Бүген, 17 июньдә, Татарстанда 25 градуска кадәр җылытачак. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Татарстанда дымлы һәм болытлы һава торышы сакланачак. Урыны белән яңгыр явачак. Көндез төньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Урыны белән җил тизлеге 16 метрга кадәр җитәчәк.

Төнлә 6 градус, көндез 20-25 градус җылы булачак.

  • КФУ профессоры Юрий Переведенцев киләсе атна уртасыннан Татарстанда эссе һава торышы урнашачагын әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International