Чара пәнҗешәмбе көнне узачак.
(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”). Владимир Путин белән туры элемтәгә миллионнан артык сорау килгән. Бу хакта "Россия-24" телеканалына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.Мәскәү вакыты белән 9: 00 сәгатькә 1 053 326 сорау булган, шуларның 616,5 меңе телефон аша һәм 291,3 се SMS аша килеп ирешкән.
Чара пәнҗешәмбе көнне Кунак сараенда (Гостиный дворда) узачак. Трансляция көн үзәгендә "Первый", "Россия 1", "Россия 24", "НТВ", "ОТР", "МИР", "Маяк", "Вести FM" һәм "Россия радиосы" телеканаллары эфирында башланачак. Аны шулай ук социаль челтәрләрдә карарга мөмкин булачак.
Сораулар кабул итү 9 июньдә сәгать 8дән башланды һәм программа тәмамланганчы дәвам итәчәк.