2019 нчы елның 19 нчы июнендә Девәтернә авылында яңа модульле ФАП ачылу тантанасы булды.

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

         Җәйнең матур көне  –  2019 нчы елның 19 нчы июнендә  Девәтернә авылында  яңа модульле ФАП ачылу тантанасы булды. Гаять уңайлы урында урнашкан әлеге бина ачылуны авыл халкы күптән көтте, тантанага да күпләп җыелды. Шатлыгыбызны уртаклашырга район Башлыгы урынбасары Р.Нурисламов, районның баш табибы Э.Овчинников, аның урынбасарлары, район газетасы баш редакторы Д.Абзалиева, Кадыбаш амбулаториясе табибы Д.Шәймуллин, күрше авыл ФАП хезмәткәрләре, авыл җирлеге Башлыклары килгән иде.  Үз чыгышларында һәркайсы  район җитәкчеләренә, төзүчеләргә,  булышлык күрсәткән авыл халкына рәхмәтләрен, табибларга теләкләрен җиткерде. Авылдашыбыз Ф.Ә.Уразаева киләчәктә ФАП территориясендә  алма-чия агачлары утырту  теләге барын әйтте. Авыл халкы аның бу теләген алкышларга күмде.

         Әлеге бинага  авыл халкы  авырып кына түгел, бер-берсенең хәл-әхвәлләрен белешеп, аралашып утыру өчен килә торган  булсын иде дигән теләктә кызыл тасма киселде. Амин, шулай булсын! Ак халатлы шәфкать ияләренә эшләрендә уңышлар, авыл халкына сәламәтлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International