Тимер юл тармагына багышланган иҗади бәйге игълан ителә

2019 елның 21 июне, җомга

Әгерҗе эксплуатацион локомотив депосы профсоюз комитеты предприятиесенең гасырлык юбилеена багышланган иҗади бәйге игълан итә.

10 июльгә кадәр “Депо тарихы – балалар күзлегеннән”, “Минем язмышым – локомотив депо” дигән темага рәсемнәр, эшләнмәләр, аппликацияләр кабул ителә. Профсоюз комитеты җитәкчесе Олег Шумковка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Иң яхшы дип табылган эшләр яшь категорияләре буенча шәһәр бәйгесендә катнашу өчен сайлап алыначак.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International