Аның юбилее көнендә бик күп туганнары һәм якыннары җыелды.
Хөрмәтле тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветеранын район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев котлады. Ул Президент Владимир Путинның Котлау хатын укыды һәм район җитәкчелегеннән бүләк тапшырды. Шулай ук ветеранны вагон депосының ветераннар советы әгъзалары да бәйрәм көне белән котладылар.