Район башлыгы Кубогына

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Тиздән район башлыгы Кубогына традицион футбол турниры старт ала.

Уеннар «Локомотив» стадионында сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә – 18 сәгатьтән, ял көннәрендә – килешү буенча өч мәйданчыкта узачак. Бүгенге көндә 10 командадан гаризалар бирелгән инде.

Быел турнирга 12 яшьтән 17 яшькәчә булган яшүсмерләр командалары да чакырыла. Аларга ата-аналардан язмача ризалык алырга кирәк.

Белешмәләр-89600592427 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International