Район хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү дәвам итә.
27 июньгә 4850 гектарда күпьеллык үлән чабылган. 1320 тонна печән, 16300 тонна сенаж кайтартылган. Бер шартлы баш терлеккә 6,8 центнер азык берәмлеге туры килә.
Бу көннәрдә хуҗалыкларда витаминлы яфраказык хәзерләүгә дә керештеләр.
Бүген Исәнбай авылының бюджет оешмалары хезмәткәрләре дә әлеге мөһим эштә “Исәнбай“ бүлекчәсенә ярдәмгә чыкты.