“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы сайтында “Хисләр дулкыныда“ фотолар бәйгесенә тавыш бирү төгәлләнде.
Бәйгедә барлыгы 24 фото өчен тавыш бирергә мөмкин иде. Әгерҗедән яшь әни Альбина Сабитова, 150 тавыш җыеп, җиңү яулады. Альбина үзенең нәни кызы Сафинәнең фотосын юллаган иде. Җиңүчегә Грамота, балалар киеме кибетеннән сертификат тапшырылды.
