Татар драматургы Аманулла вафат

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Әмир Камалиев Аманулла тәхәллүсе белән иҗат итте.

Күренекле драматургка 2020 елның маенда 60 яшь туласы иде. Аның соңгы эшләренең берсе – ТНВ каналында төшереләчәк “Рәхәт яшибез!” ситкомы өчен сценарийлар. Аның ситком әзерләүче креатив төркем белән эшләве билгеле.

Әмир Камалиев Татарстанның Апас районы Шыгай авылында туа. 1984 елда Мәскәүдә театр училищесына укырга керә. 1988 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 1992 елда аның Аманулла псевдонимы астында язылган "Җәйге кырау" драмасы Чаллыда куела. Шуннан башлап төрле драмалар иҗат итә, җыентыклары чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International